Татарстан Республикасы җыелма командасы 12-14 яшьлек кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча беренчелектә җиңүче булды.
Ярышлар Краснодар төбәгеның Крымск шәһәрендә 8-13 июльдә узды.
«Динамо» ОРРСМ базасында оешкан командабызның уңышлы старты турында без инде сөйләдек.
Соңгы уен көннәре нәтиҗәләре:
12 июльдә
- «Олимп» - Татарстан – 0:24
- Мәскәү өлкәсе – Краснодар төбәге – 1:0
- Пермь төбәге Мәскәү 8 0
13 июльдә
- Краснодар төбәге – Татарстан – 0:8
- Пермь төбәге – «Олимп» – 10:0
- Мәскәү – Мәскәү өлкәсе – 0:14
Шулай итеп, Татарстан хоккейчылары барлык уеннарны да бер генә җиңелүсез уздырды һәм ышанычлы рәвештә 1 урынны алды!
Командаларның йомгаклау хәле:
1 урын – Татарстан Республикасы җыелма командасы
2 урын – Мәскәү өлкәсе җыелма командасы
3 урын – Пермь төбәге җыелма командасы
4 урын – Краснодар төбәге җыелма командасы
5 урын – Мәскәү җыелма командасы
6 урын – Олимп (Башкортстан Республикасы)
Бүләкләү тантанасында тренерлар Людмила Юшкова һәм Радик Сабитов җитәкчелегендәге командага җиңү кубогы һәм ил чемпионнарының алтын медальләре тапшырылды.
Шулай ук «Турнирның иң яхшы уенчысы» махсус бүләген Татарстанның яшь динамовчысы Азалия Шакирова алды.
Шәхси бүләкләр:
Иң яхшы капкачы – Катерина Лиховская (Мәскәү)
Иң яхшы яклаучы – Варвара Семенько (Краснодар төбәге)
Иң яхшы ярым сакчы – Мария Пермякова (Пермь төбәге)
Иң яхшы һөҗүмче – Валерия Жердева (Мәскәү өлкәсе)
Иң яхшы уенчы – Азалия Шакирова (Татарстан).