8-14 июльдә Курганда стендта ату буенча Россия Кубогының 5 этабы узды. Традиция буенча скит күнегүләрендә Татарстан ОРРСМ тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады.
Алина Фазылҗанова түгәрәк стендта хатын-кызлар турнирында алтын медаль яулады. Спортчы барлык этапларда да лидерлык итә, квалификациядә 110/125, ярымфиналда 29 һәм алтын матчта 36 мишеньгә, Свердловск өлкәсеннән Ирина Ветошны 10 төгәл атуга узып китә.
Ярышларның көмеш призеры Артем Глотов булды. Алдан раунд нәтиҗәләре буенча ул 116 очко җыя, ранжир өчен атышларда җиңеп чыга, ярымфиналда 27 тәлинкәне вата һәм 1 урын өчен көрәштә 32-36 исәбе белән Курган укчысы Роман Сенцовка бирелә.
Берьюлы өч татарстанлы пьедесталдан бер адымда туктады. Анна Беляева һәм Герман Теленин 4 урынны, Петр Егоров 5 урынны алдылар.