12-15 июнь көннәрендә Мәскәүдә бертуган Знаменскийларның спорт үзәге базасында ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды. Анда Татарстанның динамовчылары уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда Россиянең 70 төбәгеннән һәм дөньяның 3 иленнән (Италия, Үзбәкстан, Беларусь), 211 шәһәрдән 35 яшьтән өлкәнрәк 700дән артык спортчы катнашты. Иң өлкән катнашучылар – 91 яшьлек Виктор Клыпин («Динамо-Дзержинец» МШО) һәм Клара Богатова (Подольск).
Ветераннар йөгерүдә, каршылыклар аша йөгерүдә, спортта йөрүдә, озынлыкка сикерүдә, өчле сикерүдә, колга белән сикерүдә, ядрә ыргытуда, диск, зур чүкеч ыргытуда, авырлыкта һәм ун төр ярышта көч сынаштылар.
Шәһәрләр арасында команда беренчелегендә Казан җыелма командасы 2 урынны алды. Череповец командасы бронза медаль алды, ә Чиләбе ветераннары җиңде.
Төбәкләр беренчелегендә Татарстан җыелма командасы медальләрдән бер адымда гына тукталып, 4 нче урынны алды. Пьедесталга Мәскәү, Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре спортчылары күтәрелде.
Спорт клублары зачетында «Динамо-Дзержинец» МШО, «ФЛАМастерс» һәм «Факел» КЛБ беренчелекне яулады. 107 клубтан торган «Динамо» җыелмасы 13 нче урынны алды.
Татарстан һәм Казан җыелма командалары составында «Динамо», Эчке эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннары Әхмәт Нәбиуллин, Юрий Ильин, Фәнил Төхвәтуллин, Луиза Нуриева, Дамир Зарипов, Зөлфәт Борһаметдинов, Сергей Семенов чыгыш ясады.
Динамовчылар шәхси беренчелектә дә медальләр яуладылар.
4х100 м эстафетасында (60+ категория) «Динамо-Татарстан» командасы 1 урынны яулады (Юрий Ильин, Зөлфәт Борһанетдинов, Дамир Зарипов, Әхмәт Нәбиуллин).
Юрий Ильин (60+) 200 метрга йөгерүдә көмеш медаль иясе булды.Дамир Зарипов (65+) 800 метрга йөгерүдә алтын, 400 метрга йөгерүдә бронза медаль яулады. Сергей Семенов (35+) 1500 һәм 5000 метрга йөгерү нәтиҗәләре буенча ике тапкыр мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Фәнил Төхбәтуллин (45+) – 400 һәм 800 метрга йөгерү буенча ике көмеш медаль иясе. Луиза Нуриева (70+) 5000 метрга спорт йөрешендә алтын медаль алды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, башка оешмалар һәм клублардан килгән татарстанлылар арасында Виктор Мельников, Рамил Яппаров, Руслан Имангулов, Илдар Харисов, Рәис Имангулов, Геннадий Пахомов, Фәрит Хәлилов, Фәннур Бәшәров, Александр Сальников, Рәшит Кәримов, Николай Попов, Әмин Миңнегулов, Валентина Кудряшова, Ольга Сальникова, Гөлнара Мәҗитова, Гүзәлия Хафизова, Гөлназ Тихонова җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасы аксакалы – 80 яшьлек Мәхмүт Шакиров («Мотор» клубы) Казанга алтын һәм көмеш медаль белән кайтты.
Сүз уңаеннан, Казаннан тыш, Татарстан җыелма командасы составында Яр Чаллы, Түбән Кама, Арча, Зәй, Байлар Сабасы, Баулы, Азнакай халкы да чыгыш ясады.
Шәхси абсолют беренчелектә җиңүне безнең Мәскәү клубташларыбыз Зинаида Тепеева һәм Евгений Болдин («Динамо-Дзержинец» МШО) бәйрәм итте.