12 июльдә Казанның «Чирәмдәге хоккей үзәге» стадионында чирәмдәге хоккей буенча «Россия яшьләре» бөтенроссия ярышлары тәмамланды.
Җиде уен көне дәвамында 10 команда төп трофей һәм укучыларның җәйге Спартакиадасына юллама өчен көрәште.
Командалар А һәм Б төркемчәләренә бүленгән иде. Сайлап алу уеннары йомгаклары буенча финалга «Татарстан Республикасы җыелмасы» һәм «Мәскәү өлкәсе җыелмасы» төркемчәләренең иң көчле ике командасы чыкты.
Финал бик кызыклы килеп чыкты һәм интриганы соңгы секундка кадәр тотты. Безнең тәрбияләнүчеләргә исәпне тигезләү һәм пенальтины гамәлгә ашыру өчен вакыт һәм уңыш җитмәде. Очрашу 3:2 исәбе белән «Мәскәү өлкәсе җыелмасы» файдасына тәмамланды.
«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көмеш медальләр яуладылар һәм Спартакиадада чыгыш ясау хокукын алдылар.
Турнирның иң яхшы сакчысы булып Саттарова Сабина («Динамо» ОРРСМ) танылды, ә иң яхшы һөҗүмче булып Лебедева Татьяна (Каз. ОРУ)