Казанның чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар клубының 10 уенчысы Россия җыелма командасына чакыру алды.
Капкачылар Ангелина Яшина һәм Кристина Пацан, сакчылар Виктория Чепурнова, Яна Тартышная һәм Екатерина Макагонова, ярымсакчылар Мария Захарина һәм Александра Стариенко, һөҗүмчеләр Богдана Садовая, Юлия Сартакова һәм Эльза Гобәйдуллина бүген үк Мәскәүгә юл тоталар, анда башка җыелмалар белән бергә тирәнтен медицина тикшерүен узачак.
Аннары команда Беларусь Республикасына юл тотачак. Аның башкаласында Россия хоккейчылары 17 июльдән 22 июльгә кадәр безнең милли команданың тренерлар штабы җитәкчелегендә укыту-тренировка җыеннары үткәрәчәк.
Ә 23 июльдән шул ук Минск шәһәрендә Россиянең төп җыелмасы һәм Россиянең яшүсмерләр җыелмасы (21 яшькә кадәр) «Дуслык кубогы»нда старт алачак.
Чирәмдәге хоккей буенча «Дуслык кубогы» халыкара турниры ир-атлар һәм хатын-кызлар милли командалары, яшүсмерләр җыелма командалары арасында узачак һәм 28 июльдә тәмамланачак.