15 июльдә Казанның Идел буе районында урнашкан «Наташа» хосписында тантаналы рәвештә парк гольфы уены өчен мәйдан ачылды.
Басу каты авырулы балаларны, шулай ук турыдан-туры хосписта яшәүче өлкәннәрне тернәкләндерү өчен каралган.
Кырны Мәскәү өлкәсе Гольф ассоциациясе вице-президенты Максим Шокун проектлаган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкны төзү Казанда «Ак Барс» гольф-клубы территориясендә уздырылган «Ак чәчәкләр» турниры иганәләре ярдәмендә мөмкин булды.