17 июльдә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбендә рус шашкасы буенча «XIII мәгълүмати технологияләр кубогы» бөтенроссия ярышлары старт алды.
Турнирда рекордлы санда шашкачылар катнаша — 15 төбәктән – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Мәскәү, Тула, Самара, Түбән Новгород, Архангельск, Орел, Оренбург өлкәләреннән, Пермь төбәгеннән, Саха, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия һәм Татарстан республикаларыннан 82 кеше.
Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасының шашка федерациясе рәисе Сергей Степанов, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбе директоры урынбасары Наркиз Сәйфетдинов, Бөтенроссия категориясе судьясы Сергей Кириллов (Түбән Новогород шәһәре) һәм артистлар — бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары катнашты.
3 дисциплинада узачак ярышларда (классик, тиз һәм яшен тизлеге) 5 халыкара гроссмейстер, 16 спорт мастеры — Россия, Европа һәм дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.