11 июльдән 19 июльгә кадәр Краснодарда 17 яшькә кадәрге (2008-2009 елгы) яшүсмерләр арасында волейбол буенча 2024 елгы Россия укучыларының XII җәйге Спартакиадасының финал уеннары узды. Турнир «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры китереп үткәрелә.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән сайлап алу этапларын узган 12 иң көчле команда катнашты. Тренер Руслан Насыйров җитәкчелегендәге ТР яшүсмерләр җыелма командасы финалда Мәскәү командасына оттырып, көмеш призер булды.
Татарстан командасы составында Казан, Чаллы, Арча һәм Чистай спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче Константин Борисов (капитан), Дияр Гафуров, Григорий Рюмин, Ислам Бикчәнтәев, Данил Сәлахов, Руслан Малыгин, Руслан Әхмәтсафин, Савелий Грабалин, Михаил Рыков, Тимур Скоков, Әмин Демухаметов, Павел Борисов уйнады.
Шулай ук билгеләп үтик, Спартакиаданың символик җыелмасына Татарстан Республикасы җыелма командасы уенчылары Константин Борисов һәм Михаил Рыков керде.