Татарстан гроссмейстеры Дмитрий Цинман рус шашкасы буенча бөтенроссия ярышларында медальләр яулады

2024 елның 21 июле, якшәмбе

17 июльдән 21 июльгә кадәр Казанда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбендә рус шашкасы буенча бөтенроссия ярышлары — «XIII Мәгълүмати технологияләр кубогы» узды. Турнирда рекордлы санда кеше — Россиянең 15 төбәгеннән 82 шашкачы катнашты. Медальләр 3  дисциплинада (классик, тиз һәм яшен тизлеге) уйнатылды.

РСШОР тренеры, халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман яшенле уенда көмеш (18 нән 14 очко) һәм тиз программада бронза (18 нән 13 очко) яулады. Ике очрашуда да Дмитрийны Самарадан халыкара гроссмейстер, күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Олег Дашков узып китте.

Татарстан Республикасының икенче вәкиле — халыкара мастер Денис Шогин, яшен тизлеге белән башкарылган программада мөмкин булган 18 очкодан 13 очко җыеп, өстәмә күрсәткечләр буенча бронзадан калышып, дүртенче булды.

Классик программада Дмитрий Цинман — дүртенче, Денис Шогин алтынчы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International