Брянскида узган Җиңел атлетика буенча Россия беренчелегендә 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр (егетләр һәм кызлар) арасында Татарстан Республикасы спортчылары 3 призлы урынны яуладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый турнирларда катнашу һәм аларда җиңү «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография»милли проектының максатларына туры килә.
Озынлыкка сикерүдә беренчелекне Данил Корнев яулады. Спортчы 7 метр 99 сантиметр нәтиҗә күрсәтте. Данилның тренеры – Анна Владимировна Корнева. Шул ук дисциплинада көмешне 7 метр 87 сантиметрга сикергән Родион Севастьянов яулады. Аны тренеры Майя Евгеньевна Носова әзерләде.
Беренчелекнең бронзасын Адель Гатауллин 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә яулады. Дистанцияне ул 9 минут 08,98 секундта үтте. Спортчыларны Кирилл Дмитриевич Дятлов, Раилә Миңнеханова һәм Ольга Йосыпова әзерләделәр.