Быел июль аенда, уку елы башланыр алдыннан, Әлмәт районының спорт мәктәпләрендә һәм спорт комплексларында тәрбияләнүчеләр белән экстремизмга һәм терроризмга каршы тору темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
5 июльдә ССК Абдрахмановода тәрбияләнүчеләр өчен «Ялган шау-шу яки телефон терроризмы» темасына әңгәмә үткәрелде. Спорт буенча Инструктор С.В. Захаров яшүсмерләргә мессенжерларда провокаторларның балаларны һәм яшүсмерләрне террорчылыкка һәм хокукка каршы гамәлләргә этәрүләре һәм моңа ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләде.
10 нчы көнне Абдрахман авылында Сирин Залаев исемендәге урта мәктәптә тәрбияләнүче 75 бала өчен «Террорчылык турындагы фейклар өчен җаваплылык»темасына профилактик әңгәмә уздырдылар.
Мондый сөйләшүләр балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә үткәрелә. 12 июльдә шахмат буенча спорт мәктәбендә хезмәткәрләргә «Экстремаль хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тотуның психологик киңәшләре» темасына әңгәмә үткәрелде. Тренерлар һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре экстремаль хәлләр килеп чыкканда кешеләрнең психологик әзерлеге темасына мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.