Татарстан юниорлары төрле стильле каратэ буенча Бөтенроссия турнирында призлы урыннар яулады

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

2024 елның 24-28 июлендә Марий Эл Республикасы башкаласында традицион көрәш сәнгате һәм физик активлык төрләре буенча Дөнья халыклары уеннары узды. Әлеге чарага Россиянең 51 төбәгеннән, шулай ук Һиндстаннан, Казахстаннан, Япониядән 1500дән артык катнашучы җыелды.

Татарстан Республикасы спортчылары Дөнья халыклары уеннары кысаларында узган төрле стильле каратэ буенча Бөтенроссия турнирында призлы урыннар яуладылар:

3 урын - Әхмәдшина Алинә (ката ок-ренгокай, 14-15 яшьлек кызлар)

6 урын - Әхмәтшин Тимур (ката ок-ренгокай, 12-13 яшьлек малайлар)

1 урын - Әхмәдшин Рөстәм (ката ок-ренгокай, ир-атлар 18+ яшь)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International