Ир-атлар зачетында трамплиннан сикерүдә Данил Садреев җиңде. Беренче раундта Даниил, Олимпия трамплины рекордын яңартып, 148 метрга искиткеч матур, ерак һәм техник сикерү башкарды. Судьялар Данилның сикерүен лаеклы бәяләделәр, ул 20 баллга сикерү техникасы өчен берничә югары бәя алды:
Беренче сикерү: 148,0 м
Икенче сикерү: 136,5 м
Йомгаклау очколары: 298,3
Садреев шулай ук Елизавета Мохова, Владислав Мостафин һәм Александра Кустова белән бергә Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган команда ярышларында алтын алды.
Халыкара ярышлар 26 июльдән 28 июльгә кадәр «Русские горки»Олимпия трамплин комплексында узды. Очучы чаңгычылар ир-атлар һәм хатын-кызлар зачетында трамплиннан сикерүдә һәм чаңгыда ике төр ярышта көч сынаштылар. Турнир Россия, Беларусь һәм Казахстаннан 236 катнашучыны җыйды.