Крымск шәһәрендә (Краснодар крае) 15-16 яшьлек (2008-2009 елгы) яшүсмерләр арасында чирәмдәге хоккей буенча укучыларның җәйге Спартакиадасының ярымфинал уеннары узды. Татарстан Республикасы җыелмасы белән Мәскәү җыелмасы арасындагы ярымфинал матчы мәскәүлеләр файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды. Свердловск өлкәсе җыелмасы белән өченче урын өчен матч барышында Татарстан хоккейчылары осталыкларында үз өстенлекләрен гамәлгә ашыра алдылар һәм 5:3 исәбе белән җиңү яуладылар.
Ярышлар вакытында иң яхшы уенчылар билгеләнде. Безнең җыелмадан Спартакиаданың иң яхшы ярымсакчысы дип Базаров Матвей танылды.
Команданы һәм тренерлар составын Гадел Әхмәтшин белән Евгений Яковлевны бронза медальләре белән котлыйбыз.