«Владимир Петрович Куц мемориалы» Бөтенроссия ярышларында Татарстан динамочысы Владислав Цедилкин 1500 м дистанциядә 3:47.36 мин нәтиҗә күрсәтеп, беренче булып финишка килде.
2 нче урынны тагын бер Татарстан җиңел атлеты Фазыл Хөсәенов алды, аның нәтиҗәсе — 3:48.61 мин.
Ярышлар 3 августтан 5 августка кадәр Мәскәүдә бертуган знаменскийлар исемендәге стадионда узды. Турнирда Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән барлыгы 250 гә якын җиңел атлет катнашты.