Автомобильдә сәяхәт: сәяхәтне ничек уңайлы һәм куркынычсыз итәргә

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Автомобильдә сәяхәт итү — елның теләсә кайсы вакытында популяр ял итү төре. Сәфәрдә катнашучыларның барысына да уңайлы, ә иң мөһиме — куркынычсыз булсын өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Сәфәргә әзерлек:

Сәфәрне планлаштырганда маршрутны өйрәнүгә аерым игътибар бирегез. Ягулык салу станцияләре, туклану пунктлары, оештырылган стоянкалар кайда урнашканлыгын ачыклагыз. Ял итү вакытын һәм урынын планлаштырыгыз, билгеләнгән ноктада һава шартларын ачыклагыз. Автомобильнең техник торышын тикшерергә онытмагыз һәм, һичшиксез, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәфәрегез һәм якынча килү вакыты турында хәбәр итегез.

Әгәр сезнең белән балалар барса, аларның куркынычсызлыгы һәм юлда шөгыльләнүләре турында кайгыртыгыз. Бустерлардан һәм автокреслолардан файдалану кагыйдәләрен игътибар белән өйрәнегез.

Юлга үзегез белән азык-төлек һәм эчә торган су, шырпы һәм зажигалка, җылы кием һәм плед, кайнар кофе һәм чәй белән термос, аптечка, элемтә чаралары һәм тышкы аккумулятор алыгыз.

Куркынычсызлык цифрлары:

Бер тәүлеккә 700 чакрымнан да артмаска тиеш

Руль артында булу вакыты – тәүлегенә 9 сәгатьтән артык түгел

Һәр 4,5 сәгать саен кимендә 45 минут ял итәргә кирәк

Тыела:

Исерек хәлдә руль артына утырырга.

Транспорт чарасы белән авыру яки арыган хәлдә идарә итәргә

Хәрәкәт иткәндә «ирекле куллар» системасы булмаган телефоннан файдаланырга

Шулай ук янгын куркынычсызлыгына да игътибар итәргә кирәк. Автомобильгә янгын сүндергеч куегыз. Аның ышанычлы беркетелгән булуын һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә комачауламавын тикшерегез; янгын сүндерү чараларының яраклылык срогын күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International