Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара. Казанда 110 меңнән артык студент белем ала. Башкалабыз чын мәгънәсендә ВУЗлар шәһәре исемен йөртә. Студентларның күпчелеген Казан Идел буе федераль университеты берләштерә.