Татарстан боксчылары Ленинград «Динамо»сының 100 еллыгына багышланган турнирда чыгыш ясаячак

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстанның «Динамо» җыелма командасы бокс буенча Бөтенроссия ярышларына «Динамо» җәмгыятенең Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкә оешмаларының 100 еллыгына багышланган призларына юл тотачак.

Татарстан «Динамо» командасын әзерләү белән тренерлар Гадел Зәйнетдинов, Ленар Әхмәтгалиев һәм Рамил Бариев шөгыльләнә. Турнирда республика делегациясен Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәсми вәкиле, СССРның спорт мастеры Фәрит Гаптуллин җитәкләячәк.

Ярышлар 20-24 августта «Арена» КСКда узачак, анда федераль башкарма хакимият органнарының аттестацияләнгән хезмәткәрләре һәм хәрбиләре, федераль башкарма хакимият органнарының граждан хезмәткәрләре, «Динамо» ширкәтенең башка әгъзалары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International