Лирон Латыйпов – ТР Тимераякта фигуралы шуу федерациясенең яңа президенты

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 августта Спорт сараенда Татарстан Республикасы тимераякта фигуралы шуу федерациясенең хисап-сайлау конференциясе булды. Чарада ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Сафин һәм ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов катнашты.

Утырышта конференциядә катнашучылар федерация президенты Эллина Быстрицкаяның оешманың 2020 елдан 2024 елга кадәрге эше турындагы докладын тыңладылар. Фикер алышулар барышында федерация эшен канәгатьләнерлек дип таныдылар. Көн тәртибе нигезендә шулай ук ТР Тимераякта фигуралы шуу Федерациясен финанслау турындагы хисап тыңланды һәм Президиум яңадан сайланды.

Утырыш ахырында яңа президиум әгъзалары федерациянең яңа президентын сайладылар. Ул Латыйпов Лирон Наилевич булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International