Никита Масленников пуля белән ату буенча Россия беренчелегендә дүртенче медаль яулады

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Никита Масленников 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында пуля белән ату буенча Россия беренчелегенең йомгаклау көнендә көмеш медаль яулады.

Спортчы «винтовка малокалиберная, 50м, 60 выстрелов из положения лежа» күнегүендә чыгыш ясады һәм 612,7 очко җыйды. Ул турнирның җиңүчесе Владимир өлкәсеннән Егор Пелевиннан барлыгы 4,2 очкога калышты.

Бу Никита Масленников һәм безнең җыелма өчен турнирда дүртенче медаль. Элегрәк спортчы ике алтын һәм бер бронза медаль яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International