Нәҗметдинов исемендәге РОРСМ шашка буенча Идел буе федераль округы чемпионатын һәм беренчелеген кабул итәчәк

2024 елның 27 августы, сишәмбе

29 августтан 4 сентябрьгә кадәр Нәҗметдинов исемендәге РОРСМда рус һәм йөзклеткалы шашка буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Турнирда Идел буеның барлык төбәкләреннән 9, 11, 14, 17, 20 һәм 27 яшькә кадәрге 200 гә якын спортчы катнашачак.

Ярышлар программасы:

29 нчы август

15:00 – турнир ачылышы;

15:30 – матчлар башлана.

30 август-3 сентябрь

9: 30 – матчлар башлана;

3 сентябрь

16: 00 – ябылу тантанасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International