Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛ чемпионаты уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты. Очрашу клубның Казандагы спорт базасында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа сезон алдыннан хоккейчылар белән очрашу күркәм традициягә әверелде. «Ак Барс»л – безнең яраткан командабыз, республиканың чын бренды. Татарстан үз хоккее белән горурлана. Без – сезнең тугры җанатарларыгыз», - диде ул.
Татарстан рәисе билгеләп үткәнчә, 2024/2025 елгы сезонда «Ак Барс» яңа баш тренер Әнвәр Гатиятуллин белән барачак. «Без аны тулысынча хуплыйбыз. «Ак Барс»ның уңышлы чыгышына өметләнәбез һәм ышанабыз. Иң мөһиме – җәрәхәтләр азрак. Сезнең профессионал булуыгыз – монда шик юк. Бездә тренировкалар һәм уеннар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Матур, бердәм, команда уенын күрсәтәсе генә кала. Уңышлар сезгә!»- диде Рөстәм Миңнеханов.
Әнвәр Гатиятуллин билгеләп үткәнчә, команда алдагы сезон алдыннан яхшы әзерлек эшләре алып барган. «Без «Ак Барс»ның Татарстанның визит карточкасы булуын аңлыйбыз. Безнең алда максималь бурычлар тора. Куелган максатларга бергәләп ирешәчәкбез», - диде баш тренер.
Аннары команда лидеры Дмитрий Яшкин Рөстәм Миңнехановка клуб символикасы төшерелгән брендлы кием тапшырды.
Казан клубының яңа сезонда беренче уены 5 сентябрьдә узачак. «Ак Барс» аны Уфаның «Салават Юлаев»ка каршы башкорт команда бозында уздырачак.