Әгерҗе шәһәренең «Локомотив»ы – 2011-12 елгы «С» дивизионы яшүсмерләре арасында Татарстанның иң яхшы командасы

2024 елның 27 августы, сишәмбе

26 һәм 27 августта Биектау авылының «Казан арты» стадионында сайлап алу ярышларында җиңүчеләр Пенальти.РФ-«С» дивизионының 2011-12 елгы яшүсмерләр командалары арасында Татарстан футбол беренчелеге финал этабы бүләкләрен уйнаттылар. Бай уен календаре йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: турнирның бронза медальләрен Питрәч авылының «СШ» командасы яулады, көмешне Биектау авылының «Эверест» командасы алды, ә чемпионнар Кубогын Әгерҗе шәһәренең «Локомотив» командасы яулады.

Шулай ук финал этабы командаларының иң яхшы уенчылары билгеләнде. Җәлил Хәсәнов (Әгерҗе шәһәренең «Локомотив»ы), Ислам Абдуллин (Биектау авылының «Эверест»), Данияр Хөснетдинов (Питрәч авылының «СШ»), Артем Бондарь (Урыссу авылының «Апсәләм») алар дип танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International