УРАМда BMX-велосипед спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уздырылачак

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

31 августта Казанда «фристайл-парк» дисциплинасында BMX-велосипед спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

«УРАМ» экстрим-паркы территориясендә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Каманың иң яхшы райдерлары очрашачак. Барлыгы 30 спортчы катнашыр дип көтелә.

Яшь категорияләре:

ТР чемпионаты:
- 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар

ТР беренчелеге:
- 2010-2011 елгы яшүсмерләр (13-14 яшь)
- 2008-2009 елгы яшүсмерләр (15-16 яшь)
- 2006-2007 елгы юниорлар һәм юниоркалар (17-18 яшь)

Турнирның расписаниесе:
31 нче август
16:30-16:40 – тантаналы ачылыш
16:40-17:30 – барлык яшьтәге квалификация
17:50-18:30 – финаллар
18:50-19:00 – җиңүчеләрне бүләкләү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International