«Динамо-Ак Барс» волейболчы кызлары Легендалар Кубогында хатасыз старт алдылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Казанның «Динамо-Ак Барс» волейболчы кызлары легендалар Кубогының төркем этабының 1 турын уңышлы оттылар. Матчлар Екатеринбургта 26-28 август көннәрендә узды.

Илебез волейболының яңа трофее өчен узган Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча беренче сигез урынны алган командалар көрәшә. Турнир төркем этабы һәм «Дүртле финалы»ннан тора (якынча 12-13 октябрь). Төркем этабында катнашучылар ике А һәм Б төркемнәренә бүленгән, һәм һәр төркемдә икешәр тур планлаштырылган.

Зоран Терзич спортсменкалары Уралда өч уен үткәрделәр һәм барысында да уңышка ирештеләр.

Екатеринбургта легендалар Кубогының 1 тур старт матчында Казан кызлары Чиләбенең «Динамо-Метар» клубын дүрт сетта җиңде – 3:1 (25:21, 22:25, 25:20, 25:11).

Икенче бәйгедә «Динамо-Ак Барс» дүрт сетта Мәскәү «Динамо»сын җиңде – 3:1 (19:25, 25:23, 25:20, 25:22).

Легендалар Кубогының беренче турын Казанның динамовкалары мәйданчыгы хуҗаларын «Уралочка-НТМК» командасын «коры» җиңү белән төгәлләде - 3:0 (25:19, 25:12, 26:24).

Легендалар кубогының 2нче туры Казанда 6-8 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International