Владислав Артемьев Россия чемпионы исемен раслады

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Барнаулда 17-28 август көннәрендә шахмат буенча Россия чемпионатларының суперфиналлары узды. Казан гроссмейстеры Владислав Артемьев, ил чемпионатының суперфиналында икенче тапкыр рәттән җиңеп, Россия чемпионы исемен раслады.

Төп турнир нәтиҗәләре буенча Владислав Артемьев Андрей Артипенко белән 1-2 урынны бүлеште, аны беренче урын өчен матчта ышанычлы җиңде.

Ир-атлар турнирында 1-5 урыннарны алган спортчылар 2025 елда ир-атлар арасында ФИДЕ дөнья Кубогында катнашу хокукы алды. Дөнья кубогына юлламаларны суперфиналның бронза призеры Даниил Дубов, Евгений Наер һәм Арсений Нестеров яулады.

Нечкәлекләре – ФШР сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International