Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан ат спорты ярышларында булды

2024 елның 30 августы, җомга

Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган конкурс буенча II халыкара турнир узды. Ярышларда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук РФ ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.

Конкурс – Олимпия атлы спорт төре, аның асылы билгеле бер катлаулылыктагы киртәләрне җиңүдә. Ат спортының иң мавыктыргыч төре.

Быел ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән һәм чит илләрдән, шул исәптән Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан 100дән артык иң яхшы спортчы катнашты. Иң яхшы жокейны төрле катлаулылыктагы 11 маршрутта ачыклаганнар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Марина Сечина ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Россиянең ат спорты федерациясе башлыгы татарстанлыларны Республика көне белән котлады һәм республика Рәисенең ат спорты үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында бәйрәм ат чабышларында булды. Җайдаклар арасында 17 приз уйнатылды. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 200гә якын ат һәм юыртучан токымлы атлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International