Бүген Казан олимпия резервы училищесында линейка узды. Яңа уку елында бирегә 38 укучы (8-9 сыйныфлар) һәм 57 беренче курс студенты укырга керде. Алар өчен училищеның арткы ишегалдында Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Укучыларны һәм студентларны котларга ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР МС спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов һәм Киров һәм Мәскәү районнарының физик культура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Елена Полушина килде.
«Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар, тренерлар һәм студентлар! Белем көне белән ихлас котлауларны һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез!
Ул сезгә тирән белем, мавыктыргыч ачышлар һәм иҗат шатлыгы китерсен. Белемгә юл якты һәм шатлыклы булсын. Өйрәнелмәгән нәрсәләргә төшенегез, шуны истә тотыгыз: бүген белем – тормыш уңышының нигезе ул», - дип котлады Хәлил Хәмитович.
Җылы котлаулардан һәм матур иҗади номерлардан соң министрның беренче урынбасары училище хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре, мактау грамоталары һәм ТР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.