Ярым авыр үлчәүдә Россия-2023 чемпионы, Россия-2024 Кубогы финалисты, БРИКС-2024 уеннары җиңүчесе, Hardcore Boxing Гран-при җиңүчесе Сергей Сергеев (1-0, КО 1) җомга көнне, 30 августта, Казанда бокс буенча халыкара турнирның төп ярышында дүртенче раундта техник нокаут белән танзанияле Мешак Мванкемваны җиңде.
- Дөресен генә әйткәндә, көндәшемнән күбрәкне көткән идем, - диде Сергей Сергеев сугыштан соң. - 50 процентка көчемне түктем... әмма мин туган җиремдә – Татарстан Республикасында җиңүгә шатмын. Гомумән алганда, җиңүдән канәгать. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Алдагы планнарга килгәндә – Иркутскта Россия чемпионаты. Узган елгы чыгышны кабатлауны максат итеп куя. Хәзер профессиональ һәм Олимпия боксын берләштерәчәкмен. Олимпия боксында әле барысын да әйтмәгәнемне сизәм. Дөнья чемпионатына барырга һәм анда медаль яуларга телим. Ә аннары профессионаллар буенча хәрәкәт итәргә.
Шулай ук Казандагы шоу кысаларында 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы Софья Очигава (8-0, КО 3) беренче раундта техник нокаут белән Мария Дебелуяны җиңде. Очигава өчен бу көрәш 2022 елның декабреннән беренче булды.