Татарстанның «Динамо» олимпик резерв спорт мәктәбе укучылары – чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелегенең көмеш призерлары

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 августта, Санкт-Петербургта 13-18 яшьлек (2006-2011 елгы) кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелеге ярышлары тәмамланды.

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгодонск, Уфа, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы командалары катнашты.

Барлык көндәшләрен җиңеп һәм бары тик Электросталь командасыннан гына калышып, Татарстанның «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр һәм көмеш медальләр яуладылар.

Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе итеп Лебедева Татьяна танылды.

Команданы һәм Татьяна Окунева һәм Дмитрий Васильев йөзендәге тренерлар составын котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International