«Динамо-Ак Барс» КХТ баш тренеры Араик Маргарян дәүләт бүләгенә лаек булды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Чирәмдәге хоккей буенча Россия җыелма командасы һәм «Динамо-Ак Барс» КХТ (Казан) баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Араик Маргарян дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырылды. Бүләкләү турындагы указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.

Бүген, 29 августта, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы көненә багышланган бүләкләү тантанасы узды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Бүләкләргә республиканың төрле предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, медицина хезмәткәрләре, фән, мәдәният, сәнгать, спорт вәкилләре лаек булды. Татарстан Рәисе барлыгы 54 Дәүләт бүләге тапшырды.

Араик Арташович Маргарянны югары дәүләт бүләге тапшырылуы белән котлыйбыз!

Тулырак мәгълүмат, фото һәм видео – Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International