Никита Малеев һәм Павел Монич 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр Түбән Новгородта Л.Э. Ремизова истәлегенә үткәрелгән ярышларда бронза призерлары булдылар.
Никита Мулеев башта ир-атлар арасында ялгыз разрядта мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Ә аннары Павел Монич белән бергә ир-атлар арасында парлы разрядта бронза медаль яулады.
Спортчыларны, аларның тренерларын һәм Динамо коллективы – Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясен турнирда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
Татарстан Республикасының өлкәннәр җыелма командасы 18-20 сентябрьдә Ф.Г. Вәлиев истәлегенә уздырылган Бөтенроссия ярышларында старт алачак.