Татарстан стендчылары Россия укучылары Спартакиадасында медальләр хисабын ачты

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Стендка ату буенча Россия укучылары Спартакиадасында бүген, 2 сентябрьдә, шәхси зачетта беренче ике комплект медаль уйнатылды.

Татарстан спортчылары ике мәртәбә мактау пьедесталына күтәрелде.

Яшүсмерләр арасында трапта Глеб Агеев җиңү яулады. Квалификациядә татарстанлы 104 мишеньгә тидергән, ярымфиналда – 18, алтын матчта – 24.

Монда ук бронзаны беренчел раунд лидеры Тимур Гатауллин үз активына кертте. 106+19+14.

Медальләргә бер адымда безнең берничә егет тукталды: Никита Притков һәм Дарья Сазонова 4 нче урында.

Иртәгә, 3 сентябрь, «Свияга»да спартакиаданың иң бай көннәренең берсе. Катнашучылар траншеядагы микстта һәм түгәрәк стендта шәхси зачетта җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International