Россия укучыларының стендка ату буенча Спартакиадасында кичә, 3 сентябрьдә, өч комплект бүләк уйнатылды. Татарстан спортчылары ике төрле программада мактау пьедесталына күтәрелде.
Траншея стендындагы микстта Тимур Гатауллин (фотода) һәм Дарья Сазонова җиңүчеләр булдылар. Квалификациядә егетләр мөмкин булган 150 мишеньнең 122сен тидерделәр, алтын матчта Липецк өлкәсен ышанычлы җиңделәр-2 7-1 исәбе белән.
Скитта көмеш медаль иясе Камил Хәйруллин булды. Татарстанлы беренчел раунд нәтиҗәләре буенча алда барды, 114/125+21, әмма 1 урын өчен көрәштә Липецк өлкәсеннән Артем Бессоновтан 20-23 отты.
Бүген, 4 сентябрь, – спартакиаданың йомгаклау көне. Катнашучылар микстта җиңүчеләрне түгәрәк стендта билгеләячәкләр.