«Зенит-Казан» волейбол буенча ун тапкыр Россия Суперкубогы иясе булды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүнең «Динамо» командасы белән очрашу 4 сентябрьдә Казан шәһәренең Волейбол үзәгендә узды. Россия Суперкубогының быелгы уены 1960 елгы дөнья чемпионы, Татарстан волейболы шәкерте Нил Фәсахов истәлегенә багышланды.

Казан клубы волейбол буенча Россия Суперкубогы өчен матчта Мәскәү «Динамо»сын 3:0 исәбе белән җиңде.

Хәзер «Зенит» активында Россия чемпионатының 12 титулы, 12 Россия Кубогы һәм Суперкубокта 10 җиңү.

Нил Фәсахов истәлегенә Россия Суперкубогы-2024:

«Зенит-Казан» (Казан) – «Динамо» (Мәскәү) – 3:0 (25:21, 25:20, 25:23).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International