2024 елның 19-22 сентябрендә Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае келәмнәрендә РСФСРның Атказанган тренеры Сәхабетдинов Мәгас Мөбарәкшин улы истәлегенә багышланган 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХІ бөтенроссия ярышы узачак.
Турнирда Россиянең 60 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашачак.
Татарстан Республикасыннан Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллыдан 20 иң көчле юниор көрәшче чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең юниорлар җыелма командасына кандидатлар буларак каралачак. Моннан тыш, җиңүчеләр спорт көрәше буенча Россиянең спорт мастерлары исемен алу хокукына ия булачак.
Белешмә өчен:
Мәгас Мөбарәкшин улы Сәхабетдинов 1937 елда туган. Аның бөтен гомере милли спорт төрләрен үстерүгә һәм грек-рим көрәшенә багышлана. Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире буларак, ул 10 ел дәвамында грек-рим көрәше һәм милли көрәш буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларын җитәкләде. Милли һәм халык спорт төрләре буенча республика Федерациясе рәисе була.
Мәгас Мөбәрәкшин улы тренерлык эшендә 55 спорт мастеры әзерләгән, шул исәптән: грек-рим көрәше буенча 12 СССР спорт мастеры, билбау көрәше буенча 7 атказанган спорт мастеры һәм милли һәм халык спорт төрләре буенча Татарстан Республикасының 36 спорт мастеры.