5 сентябрьдә 17А/15 йорты ишегалдында яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
90 нчы еллар башында төзелгән иске мәйдан урынында хәзер 375 кв. м резина җөйсез һәм куркынычсыз өслек, балаларга мини-футбол һәм баскетбол уйнарга мөмкинлек бирә.
Сүз уңаеннан, спорт объектларын ачу республика халкын системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә ярдәм итә. Бу «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры килә.