Тренер Литвинов мемориалы бу көннәрдә Ивановода тәмамланды. Финал матчына юл тотканда Казан баскетболчылары Мәскәү өлкәсенең «Спарта энд К-2», Вологданың «Чеваката», «Владимирские львицы» һәм Екатеринбургның «УГМК-Юниор» командаларын отты.
Финалда «Казаночка» җирле «Энергия» белән көрәште һәм 77:71 исәбе белән җиңде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы Алинә Леднева булды, ул 20 очко җыйды.