Казан халкын Спорт туризмы буенча шәһәр чемпионатында катнашырга чакыралар

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә «Юдино» бистәсендә («Локомотив» стадионы) «Төньяк йөреш» дисциплинасында Спорт туризмы буенча Казан чемпионаты узачак. Барлык теләүчеләр дә 5 км дистанциядә үзара ярыша алачак, чыдамлыкларын һәм физик формаларын күрсәтәчәк.

Чемпионатта катнашу өчен 19 сентябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлү узарга кирәк; үзең белән медицина рөхсәте (1144Н – терапевттан белешмә) һәм иминият полисы булырга тиеш. Теркәлү кертеме – 300 сум.

Чемпионат программасы:

21 нче сентябрь
9:00 – катнашучыларны теркәү;
10:30 – йөгерүләр башлана;
12:00 – беренчел йомгаклар ясау;
13:00 – җиңүчеләрне бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International