Астанада V бөтендөнья күчмә уеннарының беренче ярыш көне тәмамланды. Россия җыелма командасы составында татарстанлылар Алмаз Камалдинов һәм Илнур Гобәйдуллин медаль яулады. Спортчылар «Аударыспақ» (атларда көрәш) дисциплинасында чыгыш ясыйлар.
Алмаз Камалтдинов 60 кг авырлык категориясендә, ә Илнур Гобәйдуллин 80 кг авырлык категориясендә медаль яулады.
Бөтендөнья күчмә уеннары – этник спорт төрләре буенча халыкара спорт ярышлары. Турнир быел Казахстанда 5 нче тапкыр уздырыла. Ярышларда Россия җыелма командасы составында 189 спортчы катнаша. Татарстанлылар 29 спортчыга тәкъдим ителгән. Алар 6 дисциплинада чыгыш ясыйлар.