2024 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Анапа курорт шәһәрендә (Краснодар төбәге) «Красота. Грация. Идеал» Бөтенроссия хатын-кызлар спорты фестивале узды.
25 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында традицион ярышлар инде 21 нче тапкыр уздырылды. Массакүләм спорт бәйрәмен оештыручылары – РФ спорт министрлыгы һәм «СПАРТАК» Россия физкультура-спорт җәмгыяте.
Фестиваль программасында волейбол, гомуми физик әзерлек буенча ярышлар, җиңел атлетика, өстәл теннисы, дартс кебек спорт төрләре бар иде. Спорт программасыннан тыш, фестиваль көннәрендә «Мисс Красота», «Мисс Грация», «Мисс Идеал» конкурслары һәм үзешчән сәнгать конкурсы үткәрелде.
«Спартак-Татарстан» спорт җәмгыяте командасы җиңел атлетика эстафетасында икенче урынны яулады. 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында йөгерүдә 1 урынны Гөлнара Мәҗитова, 36-45 яшьлекләр арасында йөгерүдә 3 урынны Ольга Артемьева яулады.