Стендка ату буенча Татарстан спорт мәктәбе укучылары Владивостокта уза торган Россия Кубогының 10 этабында ике югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булдылар. Турнир Приморье башкаласында 2024 елның 5-11 сентябрендә уза.
Дарья Лекомцева хатын-кызлар скитында җиңү яулады, мөмкин булган 125 мишеньнең 112сен бәреп төшерде.
Тимур Ананьенок түгәрәк стендта ир-атлар турнирында җиңде.
Квалификациядә ул 112 төгәл ату ясаган, ярымфиналда – 27, ә финалда бик шәп аткан һәм Новосибирск егете Александр Беленьконы 36-31 «алтын ату» ясап җиңгән.
Пьедесталдан бер адымда тагын бер татарстанлы – Герман Теленин туктады, ул 5 нче урынны алды.
Барлык спортчылар да Татарстанның Югары Ослан районындагы «Свияга» ату мәйданчыгында тренер Анна Митяшова җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.