«Ак Барс-Динамо» Россия Кубогы плей-оффына уйнаячак

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрьдә Ульяновск («Көнбатыш «төркеме) һәм Кемерово («Восток» Төркеме) шәһәрләрендә узган Россия Кубогының I этабы тәмамланды.

Төркем этабында Казанның «Ак Барс-Динамо» клубы 6 матч уйнады.

31 август
«Ак Барс-Динамо» - «Родина» (Киров) - 8:5

1 сентябрь
«СКА-Уральский Трубник» (Первоуральск) – «Ак Барс-Динамо» - 10:4

2 сентябрь
«Старт» (Нижний Новгород) – «Ак Барс-Динамо» - 3:5

4 сентябрь
«Ак Барс-Динамо» - «Мурман» (Мурманск) - 3:2

5 сентябрь
«Волга» (Ульяновск) – «Ак Барс-Динамо» – 6:6

6 сентябрь
«Динамо» (Москва) – «Ак Барс-Динамо» - 13:3

Этап нәтиҗәләре буенча Казанның динамочылары турнир таблицасының 4 нче урынында урнаштылар һәм Россия Кубогы-2024 плей-оффына юллама алдылар

Турнир таблицасы – ФХМР сайтында http://www.rusbandy.ru/season/653/table

Россия Кубогының финал этабын 1 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Кемерово кабул итәчәк. Уеннар «Кубасс» БС да узачак.

Чирекфиналда, узган елдагы кебек үк, Казанның Динамо командасы боз хуҗалары белән уйнаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International