Татарстанлы Инсаф Хөсәенов – аударыспақ дисциплинасында бөтендөнья күчмә уеннарының бронза призеры

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Сишәмбе, 10 сентябрьдә, Астанада узучы Бөтендөнья күчмә уеннарында Татарстан спортчысы Инсаф Хөсәенов аударыспақ дисциплинасында (атларга атланып көрәш) 90 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Россиянең бердәм командасы составына керүче Татарстан җыелма командасы өчен бу Уеннарда өченче «бронза».

Бөтендөнья күчмә уеннары – этник спорт төрләре буенча халыкара спорт ярышлары. Турнир быел Казахстанда 5 нче тапкыр уздырыла. Ярышларда Россия җыелма командасы составында 189 спортчы катнаша. Татарстанлылар 29 спортчыга тәкъдим ителгән. Алар 6 дисциплинада чыгыш ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International