«Динамо - Ак Барс» волейболчылары Россия суперкубогын яулады

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә Казанның Волейбол үзәгендә Александра Чудина истәлегенә Россия Суперкубогы-2024 матчы узды. Сезон титулы өчен матчта Казан спортчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

«Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командасы турнирны үз тарихында өченче тапкыр отты (2020, 2022, 2024) һәм бу күрсәткеч буенча «Динамо» белән тигезләште (2017, 2018, 2023).

2017 елдан хатын-кызлар Суперкубогы уйнатулары Россия чемпионатының бер туры кысаларында уздырылды. Быел трофей беренче тапкыр аерым матчта уйнатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International