Казнаның яшь тхэквондистлары XVI Бөтенроссия көрәш сәнгате яшүсмерләр уеннарында медальләр яулады

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр Анапа шәһәрендә XVI Бөтенроссия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннары уза. Бу илнең иң зур турнирларының берсе.

Спорт мәйданчыкларында 22 төр көрәш вәкилләре, Россиянең 52 төбәгеннән 7500 дән артык спортчы очраша

Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбе укучылары ГТФ тхэквондо буенча ярышларда берьюлы берничә бүләк яуладылар:

1 урын, шәхси дисциплина (спарринг) – Вадим Попов

3 урын, шәхси дисциплина (хьенг) – Карина Борһанова

Спортчыларны һәм тренер-укытучы Ислам Мохтаровны котлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International