17 медаль – V бөтендөнья күчмә Уеннарда Татарстан спортчылары копилкасында

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген, 13 сентябрьдә, Астана шәһәрендә (Казахстан) спортның этник төрләре буенча V бөтендөнья күчмә уеннары буенча халыкара спорт ярышлары тәмамлана. Ярышларда Россия җыелма командасы составында барлыгы 189 спортчы катнаша, шуларның 26сы 7 дисциплинада чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы вәкиле.

Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан спортчылары 17 медаль яулады: 4 алтын, 4 көмеш һәм 9 бронза медаль. Алыш дисциплинасында көрәшчеләр иң зур уңышка ирештеләр – төрле дәрәҗәдәге 5 бүләк.

Бөтендөнья күчмә уеннары ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Уеннар үз эченә 21 этник спорт төрен ала, шулар исәбенә милли көрәш тә керә. Ярышлар нигезендә – Үзәк Азиянең тарихи күчмә халыкларының халык уеннары, кешелек цивилизациясе мирасы буларак этноспорт һәм этномәдәни хәрәкәтне үстерүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International