UFC көрәшчесе Алексей Олейник Татарстан спортчылары өчен мастер-класс үткәрде

2024 елның 13 сентябре, җомга

9-12 сентябрьдә Казанда ММА федерациясе чакыруы буенча танылган UFC һәм Bellator сугышчысы Алексей «Удав» Олейник кунакта булды.

Танылган спортчы Казанның «Legend» клубында Татарстан көрәшчеләре өчен берничә мастер-класс үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасының Көрәш клубларыннан сиксәннән артык кеше катнашты: «Sufight academy», «Division», «Legend», «Сатори» (Менделеевск), «Альфа», «Прайд». Мастер-класс Татарстанның көрәшчеләр бергәлеге тарафыннан югары бәяләнде.

Ленар Сөләйманов, Россия һәм Татарстан профессиональ көрәшчесе («TATFIGHT» халыкара профессиональ көрәш лигасы чемпионы һәм билбау иясе): «Әлеге чараны оештырган, ММА үсешенә керткән өлеше, республикада балалар спортын популярлаштырган өчен Президент Гордеев Сергей Геннадьевич йөзендә Татарстан Республикасы ММА федерациясенә рәхмәт белдерәсе килә. Балалар UFC көрәшчесе, дөнья чемпионы тарафыннан зур тәҗрибә алдылар».

Александр Даренков, Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе (ТР Спорт министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы): «Алексей Алексеевич Олейник төрле яшь категорияләре: балалар (7-13 яшь) һәм өлкәннәр (14+ яшь) өчен мастер-класслар бирде. Ул үзенең уникаль көрәш техникасын күрсәтте, шулай ук балаларның спорт карьерасы турындагы сорауларына җавап бирде һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чараның аерылгысыз һәм күңелле өлеше автограф-сессия һәм дөнья сугышчысы белән фотосессия булды».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International