Татарстан Премьер-министры «Локо. Без бергә» Россия тимер юллары спорт фестивален ябу тантанасында катнашты.

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген Казан Гимнастика үзәгендә Россия тимер юллары һәм РОСПРОФЖЕЛ «Локо. Без бергә» фестивален ябу тантанасы, шулай ук III Тимер юл спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия спорт министры Михаил Дегтярев һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарә рәисе Олег Белозеров катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, «Локо. Без бергә» - ул хезмәткәрләрдә оешканлык, бердәмлек, үз хезмәтебезнең нәтиҗәләре өчен югары җаваплылык тәрбияли торган масштаблы якты спорт вакыйгасы.

«Әлеге фестиваль төрле төбәкләрдәге коллегалар белән танышырга һәм мөһим мәсьәләләр турында фикер алышырга, үзеңне уртак максат өчен эшләүче бердәм команданың бер өлеше итеп тоярга, шулай ук иң катлаулы җитештерү бурычларын хәл итәргә ярдәм итә торган уникаль тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, 4 көн дәвамында дуслык, татулык һәм үзара аңлашу атмосферасында катнашучылар якты, компромиссыз һәм командалы уен күрсәттеләр. «Чараны оештыручыларга әлеге спорт бәйрәмен югары дәрәҗәдә уздырганнары өчен, ә катнашучыларга уңай якты хисләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде ТР Премьер-министры.

«Безнең фестиваль ахырына якынлашты. Минем партнерыбыз РОСПРОФЖЕЛга әлеге масштаблы чараны уздыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә. Казанга, кунакчыл Татарстанга аерым рәхмәт сүзләре. Безнең өчен иң уңайлы шартлар тудырылды», - диде Олег Белозеров.

«Локо. Без бергә» фестивале масштаблы вакыйга булып тора. Анда илебезнең 43 төбәгеннән Россия тимер юллары хезмәткәрләре катнаша. Безнең Президент Владимир Путин әйтүенчә, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт белән шөгыльләнү нормага әверелергә тиеш. Һәм Россия тимер юллары дәүләт башлыгының бу боерыгын тулысынча үти», - дип ассызыклады Михаил Дегтярев.

Россия тимер юллары һәм РОСПРОФЖЕЛ «Локо. Без бергә» спорт фестивале 10-15 сентябрь көннәрендә Казанда Универсиада Авылы һәм шәһәрнең башка спорт һәм мәдәни объектлары базасында уза. Фестиваль берьюлы өч чараны берләштерде: «Без бергә» III Тимер юл спорт уеннары финалы, «Россия тимер юллары» ААҖнең «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» корпоратив социаль проектының финал этабы һәм «Көмеш көз» халыкара спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале. Корпоратив чараларда «Россия тимер юллары» ААҖнең 800 хезмәткәре катнашты. III Тимер юл спорт уеннарында йөзү, җиңел атлетика, керглинг, волейбол, шахмат, дартс, шулай ук фиджитал спорт буенча иң яхшыларны ачыкладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International