Казанда нәфис гимнастика буенча клуб лигасы узачак

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

20-23 сентябрь көннәрендә Казан Гимнастика үзәгендә (Сыртланова ур., 6) нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия клуб лигасы ярышлары — «Спорт иле» Россия клублары Кубогы узачак.

Ярышларда 6 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге 1500дән артык гимнаст кыз катнашачак. Алар Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән вәкиллек итәчәк. Спортчылар саны буенча бу нәфис гимнастика буенча дөньяда иң зур ярышлар. Казан инде икенче ел турнирны кабул итә, ул елдан-ел күбрәк яшь спортчы кызларны җәлеп итә.

Спорт программасына күпбәйге (индивидуаль программа), күпбәйге (төркемле күнегү), икеле, өчле кебек дисциплиналар буенча ярышлар кертелгән. Ачылыш тантаналы парады шимбә көнне, 21 сентябрьдә, 13:30 да узачак. Анда хөрмәтле кунаклар һәм нәфис гимнастика буенча спорт клублары ассоциациясе президенты, Атказанган спорт мастеры, Нәфис гимнастика буенча ун тапкыр дөнья чемпионы Ольга Сергеевна Капранова катнашачак.

Белешмә өчен:

Нәфис гимнастика буенча клуб лигасы 2022 ел ахырыннан Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия җыелма командасының баш тренеры Ирина Александровна Винер инициативасы белән актив үсә. 2023 ел ахырыннан клуб Лигасы халыкара клуб Лигасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International